Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Төнге бүреләр"не Польшага кертмәгәннәр
"Төнге бүреләр" "Җиңү юллары - Берлинга" моточарасының төп оештыручылары булып тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Россия мотоциклчыларының "Төнге бүреләр" клубы әгъзаларын Польша территориясенә кертмәгәннәр. Байкерлар әлеге илне фашистлардан саклауда һәлак булган кызылармиячеләр истәлегенә оештырылган чарада катнашырга тиеш булганнар. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Искәртеп үтик, "Төнге бүреләр" "Җиңү юллары - Берлинга" моточарасының төп оештыручылары булып тора. Акцииядә катнашучылар маршруты Смоленск, Минск, Варшава, Братислав һәм Дрезден аша уза. Төп чаралар Берлинда 9 майда уза.
Польшада үткәреләчәк чарада әлеге клубның бары Европа вәкилләре, шул исәптән Белоруссиялеләр генә катнаша алган. Бу хакта ТАСС ка клуб вәкиле Евгений Строгов җиткергән.
Аның сүзләренчә, россиялеләрне Польшага экстремист оешмага катнашы барлыгында шикләнелеп кертмәгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз