news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутаты «Яз гүзәле» бәйгесен ни өчен энергетика университеты оештыруын аңлатты

«Казан дәүләт энергетика университеты студентларны тәрбияләүгә бик зур игътибар бирә», — ди Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.

Дума депутаты «Яз гүзәле» бәйгесен ни өчен энергетика университеты оештыруын аңлатты
Солтан Исхаков

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев «Яз гүзәле-2021» бәйгесен ни өчен Казан дәүләт энергетика университеты үткәрүен аңлатты.

«Әлеге бәйгене энергетика университетында 12 ел элек үткәрә башладылар. Инициатива белән студентлар чыкты. Уңышның сере дә шунда. Бу университетта студентларны тәрбияләүгә бик зур игътибар бирелә. Быел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы булгач, „Яз гүзәле“нә игътибар тагын күбрәк булыр, аның даны ныграк таралыр, дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Марат Бариев сүзләренчә, Казан дәүләт энергетика университетында иҗади юнәлештәге төрле проектлар алып барыла.

«Чит ил студентлары өчен фестиваль үткәрүне дә энергетика университеты беренче башлады. „Студентлар язы“ фестивалендә дә иҗади уку йортларын артта калдырып, еш кына гран-при алалар. Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә җиңүче булып кайтканнары бар. Аларның төрле юнәлештәге проектлары күп. Аларга карап, бүтән уку йортлары да шундый чаралар үткәрә башлый», — диде ул.

Быел «Яз гүзәле» бәйгесе уникенче тапкыр үткәрелә. Конкурс яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Финалга Казанның 8 югары уку йортыннан 10 кыз үткән. Моңа кадәр алар аш-су осталыгы, интеллектуаль бәйгеләр буенча этаплар узган.

Җиңүче исеме 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә билгеле булачак. Яз сылуын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре башкарма хакимияте, Казан дәүләт энергетика университеты хезмәткәрләре һәм блогерлардан торган жюри сайлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100