news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуганың Үзәк китапханәсендә мари мәдәнияте көнен үткәрделәр 

Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучылары мари халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышты.

Алабуганың Үзәк китапханәсендә мари мәдәнияте көнен үткәрделәр 
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 1 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Шушы көннәрдә Үзәк китапханәнең уку залында мари диаспорасы вәкилләре белән очрашу узды. «Мари мәдәнияте көне» Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында милли китап елы кысаларында үткәрелде.

Чарага «Ош пеледыш» мари халык фольклор ансамбле чакырылган иде. Ансамбль белән Людмила Максимовна Сәлахова җитәкчелек итә. Ул мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларын һәм укытучыларны мари халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Чараны мари халкының җырлары һәм биюләре бизәде. Ансамбль җитәкчесе борынгы биюләр буенча мастер-класс күрсәтте. Студентлар бик теләп мари халык биюен башкарды.

Татар һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Мари илендә кунакта» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды һәм тәкъдим итте.

Көн дәвамында китапханә укучылары өчен «Мари җире» дип исемләнгән фильм күрсәтелде.

Тулырак: http://alabuganury.ru/news/tugan-tellr-m-khalyklar-berdmlege-ely/alabugany-zk-kitapkhansend-mari-mdniyate-kne-tte

news_right_1
news_right_2
news_bot