420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск системасында 10 меңнән артык кеше теркәлде. Бүген бу хакта СМС-пропуск системасы кертү турында брифингта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен сервис «Ак Барс Цифрлы технологияләр» компаниясе тарафыннан смс-хәбәрләр нигезендә булдырылды. Алар белән кәрәзле телефоннары булган барлык кешеләр файдалана ала. Сервисның гомуми смс-пропусклар бирү егәрлеге тәүлегенә 11 млн гаризаны эшкәртергә мөмкинлек бирә.
Пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк. Кыенлык булганда кайнар элемтә телефон номерына шалтыратырга мөмкин: 8-800-250-90-33. Смс-хәбәр җибәрү һәрвакыт бушлай.
«Системада бер тапкыр теркәлү җитә, икенче көндә яңадан теркәлү хәбәрен җибәрү кирәкми. Башка көндә әлеге хезмәткә сез хатны „цель“ (максат) күрсәтеп кенә җибәрергә тиеш буласыз», — диде Айрат Хәйруллин.
Өйдән чыгу өчен махсус рөхсәтне ничек алырга?
Түбәндәге сәбәпләр булганда СМС-пропуск өчен код алырга кирәк:
Игътибар итегез: яңа урынга күченгән очракта яңа адрес белән кабат теркәлергә кирәк.