news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәһәр яны поездлары хәрәкәте туктатылды

Эпидемиологик вәзгыять уңайланганчы Казан-1 һәм Нократ Аланы станцияләрендә беренче касса, Әмәт станциясендә шәһәр яны тимер юл кассасы эшләми.

Татарстанда шәһәр яны поездлары хәрәкәте туктатылды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 1 апрельдән башлап шәһәр яны поездларының хәрәкәте туктатыла, шул исәптән поездлар Казан аша да йөрми. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбәндәге поездлар искәрмә булып тора:

  • Сосновка — Казан юнәлешендәге 6421 номерлы поезд. Сосновка станциясеннән 3.53 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 7.31 сәгатьтә килә;
  • Сосновка — Казан юнәлешендәге 6427 номерлы поезд. Сосновка станциясеннән 13.44 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 17.26 сәгатьтә килә;
  • Казан — Сосновка юнәлешендәге 6422 номерлы поезд. Казан станциясеннән 7.53 сәгатьтә китә, Сосновка станциясенә 11.24 сәгатьтә килә;
  • Казан — Кизнер юнәлешендәге 6438 номерлы поезд. Казан станциясеннән 18.17 сәгатьтә китә, Кизнер станциясенә 23.03 сәгатьтә килә;
  • Канаш — Казан юнәлешендәге 6352 номерлы поезд. Канаш станциясеннән 4.40 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 7.40 сәгатьтә килә;
  • Канаш — Казан юнәлешендәге 6358 номерлы поезд. Канаш станциясеннән 15.03 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 18.03 сәгатьтә килә;
  • Казан — Канаш юнәлешендәге 6357 номерлы поезд. Казан станциясеннән 17.43 сәгатьтә китә, Канаш станциясенә 20.35 сәгатьтә килә;
  • Казан — Канаш юнәлешендәге 6353 номерлы поезд. Казан станциясеннән 7.30 сәгатьтә китә, Канаш станциясенә 10.28 сәгатьтә килә;
  • Казан — Аэропорт юнәлешендәге 6702 номерлы поезд. Казан станциясеннән 7.40 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 8.08 сәгатьтә килә;
  • Аэропорт — Казан юнәлешендәге 6703 номерлы поезд. Аэропорт станциясеннән 8.50 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 9.18 сәгатьтә килә;
  • Казан — Аэропорт юнәлешендәге 6710 номерлы поезд. Казан станциясеннән 18.10 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 18.38 сәгатьтә килә;
  • Аэропорт — Казан юнәлешендәге 6711 номерлы поезд. Аэропорт станциясеннән 18.54 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 19.22 сәгатьтә килә.
  • Буа — Яшел Үзән юнәлешендәге 6372 номерлы шәһәр яны поезды Казан станциясенә кадәр барачак. Зөя — Буа юнәлешендәге 6373 номерлы поезд Казан — Буа юнәлеше буенча йөриячәк.

Шәһәр яны поездларының хәрәкәт расписаниесе турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайттан һәм «Пригород» мобиль кушымтасыннан алырга мөмкин.

Эпидемиологик вәзгыять уңайланганчы Казан-1 һәм Нократ Аланы станцияләрендә беренче касса эшләмәячәк, шулай ук 1 апрельдән Әмәт станциясендә шәһәр яны тимер юл кассасы эшен туктатты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100