news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан чигендәге күпер апрель урталарында ачылачак

«Башнефть» һәм Ютазы районы администрациясе юл өслеген ремонтларга планлаштыра.

Татарстан һәм Башкортстан чигендәге күпер апрель урталарында ачылачак
архив

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Урыссу — Октябрь юлында Ык елгасы аша күпер юл өслеген тәртипкә китергәннән соң ике атнадан ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин хәбәр итте.

«Күпернең ябылуын ни өчендер коронавирус белән бәйлиләр, ләкин ул 2016 елда ук экспертлар нәтиҗәсе буенча авария хәлендә дип табылган. Быел кыш җылы булу сәбәпле, анда зур чокырлар барлыкка килгән. Ә бу юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра», — диде Аяз Шәфигуллин.

Аның сүзләренчә, күпер «Башнефть» балансында тора. Корылманы вакытлыча ябу турындагы карар Башкортстан коллегалары белән килешеп кабул ителгән. «Мин «Башнефть» вәкилләре белән очраштым, күперне вакытлыча ябу турында карар кабул ителде. Без бу чокырларны бетерергә һәм хәрәкәтне ачарга килештек. Кешеләр йөри алсын өчен, юл өслеген ике атна дәвамында ремонтлап бетерәчәкләр, дип уйлыйм», — дип аңлатты ул.

Аяз Шәфигуллин сүзләренчә, күпердә хәрәкәт җиңел машиналар өчен генә ачылачак, чөнки күпернең төп конструкцияләре шулай ук тузган. Елга буена транспорт чараларының биеклеген чикли торган конструкцияләр урнаштырырга планлаштыралар.

Республикалар чигендә күперне бөтенләй ябу планлаштырылмый, чөнки Ютазы районында яшәүчеләр еш кына Октябрь шәһәренә сәфәр кыла. «Без Башкортостан күршеләр белән бик якын мөнәсәбәттә, еш кына бер-беребезгә кунакка йөрибез, күпер бик кирәк, шуңа күрә аны озакка ябу планлаштырылмый», — дип йомгаклады Татарстанның Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100