news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә социаль пенсияләр артачак

2019 елда социаль пенсия 9266 сум тәшкил итте.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,1 процентка индексацияләнә. Пенсия арту 4 миллион кешегә кагылачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта чакыру буенча хезмәт иткән хәрбиләрнең дәүләт пенсияләре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның пенсияләре, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән кешеләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның пенсияләре һәм башка пенсияләр дә арттырылачак.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков индексация 4 миллионга якын пенсионерның пенсиясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диде. Аларның 3,3 миллионга якыны - социаль пенсия алучылар, дип искәртте.

Индексациягә чыгымнар аена 2,41 миллиард сум яки быел ел азагына кадәр 21,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук социаль пенсияне инвалидлар һәм туендыручысын югалткан балалар ала. 2019 елда уртача түләү күләме 9266 сум тәшкил итте.

Социаль пенсия - әгәр кешенең расланган хезмәт стажы булмаса яки хезмәт стажы аның хезмәт пенсиясе өчен җитмәгән очракта даими рәвештә картлык буенча билгеләнә торган дәүләт түләве.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100