news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия гаскәрләренә Татарстаннан өч меңнән артык кеше җибәреләчәк

Республикада хәрби хезмәткә 16 мең кеше чакырылачак.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия армиясе сафларына Татарстаннан өч меңнән артык кешене җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин «Татар-информ» агентлыгында Россиядә язгы-җәйге чакырылыш кампаниясенә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Бүген Татарстанда язгы чакырылышка старт бирелде. Гаскәр хезмәтенә 3100дән артык кеше җибәрү ниятләнә. Коры җир гаскәрләренә — 47, һава-космик оборонасы гаскәрләренә — унөч, стратегик билгеләнештәге ракета һәм милли гвардия гаскәрләренә сигезәр процент, хәрби-диңгез флотына — җиде, һава-десант гаскәрләренә җиде, башка бүлекчәләргә сигез процент хәрби хезмәт итәчәк», — диде ул.

Генерал-майор хәрби хезмәткә чакырылучыларның Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан гаскәрләргә беренче тапкыр егерменче майда җибәреләчәген әйтте.

Язгы чакырылыш кампаниясенә беренче апрельдән старт бирелде. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2020 елның 15 июленә кадәр гамәлгә ашырылачак. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре эшен 2020 елның 13 апреленнән башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot