news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районының Яңа Сихтермә авылына нигез салынуга 100 ел була

1920 елда аңа рәсми рәвештә нигез салына.

Әлки районының Яңа Сихтермә авылына нигез салынуга 100 ел була
alki-rt.ru

(Әлки, 1 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Олег Мурзин). Табигатьнең ямьле бер почмагында, урман эчендә урнашкан Яңа Сихтермә авылына нигез салынганга 100 ел тула. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы торак пунктлары» иллюстрацияле энциклопедиядә Яңа Сихтермә турында болай язылган: «Яңа Сихтермә, Шәпкә елгасындагы бистә, Базарлы Матак авылыннан 12 км көньяк-көнбатышта. Бистә урынына иң беренче күчеп килүчеләр ХХ гасыр башында күренә башлый. 1920 нче еллар башында бистә административ рәвештә Сихтермә авылыннан (бүген Сихтермә-Хузангай) бүленеп чыга…»

Ә төгәлрәк әйткәндә болай: 1909-1910 елларда Афанасьев Роман, Чубуков Алексей, Морелев Кузьма һәм Сихтермәдән тагын 30 хуҗалык, Столыпин реформасы ташламаларыннан файдаланып, авылдан аерылып чыгалар. Яңа Сихтермә шулай барлыкка килә. 1920 елда аңа рәсми рәвештә нигез салына.


 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100