Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда көненә иллеләп кешегә волонтерлар азык-төлек, даруларны өйләренә илтә
Бу хезмәткә бүген Казанда 200ләп кеше җәлеп ителгән, алар көненә 40-50гә якын заявканы эшкәртә.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда көненә кайнар линиягә шалтыраткан иллеләп кешегә азык-төлек, дару һәм башка кирәк-яраклар өйләренә китерелә. Коронавирусны кисәтү максатыннан кертелгән изоляция чорында бу өлкән яшьтәгеләр генә түгел, ярдәмгә мохтаҗ һәркем булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Гомумроссия халык фронты штабының «Молодежка ОНФ» оешмасында сөйләделәр.
20 марттан башлап, Казанның Патрис Лумумба урамындагы бинада волонтерлар җыела. Яңа килгәннәргә эш кагыйдәләре аңлатыла. Бу хезмәткә бүген Казанда 200ләп кеше җәлеп ителгән, алар көненә 40-50гә якын заявканы эшкәртә.
«Без өч сменага бүленеп эшлибез: иртәнге 8дән көндезге 2гә, көндезге 2дән кичке 6 га кадәр сигезәр кеше, кичке 6дан — ун кеше. Хәзер тагын да арттырырбыз, ахырысы, чөнки көннән көн шалтыратучылар саны арта», — диде «Молодежка ОНФ» оешмасы координаторы Дамир Нургалиев.
«Волонтер-табиблар» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк координаторы Анна Макарова сүзләренчә, волонтерлар әйтелгән адреслар буенча чыгып китәр алдыннан инструктаж үткәрелә, тән температурасы үлчәнә, битлекләр, перчатка һәм антисептиклар бирелә. «Волонтерның хәле яхшы булуына инангач кына аны гозерне үтәргә чыгарып җибәрәбез», — ди ул.
Волонтер Ләйлә Хәйруллина ярдәмгә мохтаҗларга булышудан тәэсирләре белән уртаклашты. «Минем күңелемдә яши ул булышу теләге, аны аңлатып та булмый. Кемдә бар, кемдә юк ул хис, андый теләге булмаучыларны да шелтәләргә кирәкми. Ул күңелдән килергә тиеш», — диде. «Җәмгыятькә файдалы булу минем өчен бик мөһим», — дип өстәде волонтер Анастасия Малагина.
8 (800) 200-34-11 номеры буенча кайнар линиягә шалтыратып, һәркем өенә азык-төлек яки дарулар китереп бирүне яки банкка барып, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен сорый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз