news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голикова: Эпидемиягә каршы чараларны озайтканда төбәктәге вазгыятьне исәпкә алу кирәк

Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова социаль дистанция чараларын керткәндә икътисад үсешен һәм эпидемиягә каршы чаралар арасында компромисс табарга кирәк дип саный.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә социаль дистанция чараларын озынайту өчен төбәкләрдәге вазгыятьне исәпкә алырга кирәк. Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова бу фикерен Россия Президенты Владимир Путин белән Хакимият утырышында әйтте. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.

Татьяна Голикова илдә Covid-19 тибындагы яңа коронавирус таралу шартларында социаль дистанцияне саклауны тәэмин итү чараларын озайту кирәклеген әйтте.

«Бу чараларны озайтканда билгеле бер төбәк территориясендә эпидемия вазгыятен исәпкә алырга кирәк», — диде ул.

Вице-премьер сүзләренчә, тиешле карарлар кабул иткәндә чикләү чаралары белән Федерация субъектларының икътисады үсеше арасында урталык эзләү кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100