news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы автомобильләргә техник карау узу кагыйдәләрен гадиләштерде

Дүрт елдан азрак булган автомобильләр техник караудан тулысынча азат ителгән.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы автомобильләргә техник карау узу кагыйдәләрен үзгәртте. Тиешле закон пленар утырышта 31 мартта кабул ителде.

Яңа кагыйдәләр нигезендә автомобильләр дүрт елга кадәр техник карау узудан тулысынча азат ителгән. Элек техник карауны өч елдан арткан автомобильләр узарга тиеш иде.

Хәзер, дүрттән ун елга кадәр булган автомобильләргә техник карауны һәр ике ел саен узарга кирәк булачак. Әгәр автомобильгә ун елдан артык булса, ул бу процедураны ел саен узачак.

Башка транспорт төрләре өчен дә кагыйдәләр үзгәрде. Биш елдан артыграк булган барлык такси автомобильләре ярты ел саен техник карау узарга тиеш. Хәзер барлык такси да, елына карамастан, алты айга бер тапкыр уза. Такси машинасы алынуга биш ел узмаган икән, аңа бу процедура елга бер тапкыр уздырылачак.

Ел саен автобуслар, өч тонна биш йөз килограммнан артык йөк күтәрүчәнлеге булган йөк машиналары, шулай ук пассажирлар ташу өчен җиһазландырылган йөк машиналары, биш елдан азрак булган уку автомобильләре техник яктан каралачак. Ярты елга бер тапкыр куркыныч йөк ташучы махсус транспорт чаралары һәм тагылмалар күзәтү узачак, шулай ук биш елдан «өлкәнрәк» уку автомобильләре техник карау уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100