news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 апрельдән Татарстанда махсус рөхсәтсез урамга чыккан өчен штраф салалар

Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре пропускларны алу һәм гамәлгә кертү буенча аңлату эшләре алып барачак.

2 апрельдән Татарстанда махсус рөхсәтсез урамга чыккан өчен штраф салалар

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). 2 апрельдән Татарстан буенча махсус рөхсәтсез хәрәкәт иткән өчен штраф салачаклар. Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре республика халкына үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус пропускларны алу һәм куллану буенча аңлату эшләре алып барачак. Бу хакта Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәт алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

Кеше түләүсез 2590 номерына түбәндәге текст белән SMS-хәбәр җибәрә: ТЕРКӘЛҮ#Фамилия, Исем, Әтисенең исеме# паспорт сериясе һәм номеры # фактик яшәү урыны адресы#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных).

Җавап итеп ул уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр ала.

Аннары кабат 2590 номерына «МАКСАТ» («ЦЕЛЬ») тексты белән хәрәкәт итү максатын күрсәтеп SMS-хәбәр җибәрергә кирәк

Судка бару, балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына китерү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин.

Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга була. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Гражданин уникаль рөхсәт коды белән гамәлдә булу вакыты күрсәтелгән җавап SMS-хәбәр алган очракта хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.

Шул ук вакытта эшкә җибәрелгән затларга бары тик белешмә формасы гына таләп ителә. Белешмә Татарстан территориясе буенча хезмәт вазифаларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәткә кагылмый.

Азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итүче волонтерларга хәрәкәт итү өчен белешмәләрне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бирә.

Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән очракта, тормышка һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаган очракта, шулай ук якындагы кибеттән азык-төлек сатып алган очракта, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп-чар чыгарганда рөхсәт алырга кирәкми.

Машинада күмәк йөргән очракта, барлык пассажирларга һәм шоферга рөхсәт кирәк.

РФ Федерация Советы 31 мартта административ хокук бозулар турында РФ кодексына төзәтмәләрне хуплады. инфекция таралу куркынычы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен коронавирус йоктырмаган гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Вазифаи затлар өчен штраф суммасы 50дән 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен — 200дән 500 мең сумга кадәр яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору каралган.

Әгәр хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки үлеменә китергән очракта, ләкин җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан — 150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан — 300дән 500 меңгә кадәр, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләттереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100