news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы атнада 27 кешенең ВИЧ йоктырганы беленгән

Күзәтчелек органыннан шул хакта белешмә бар

  (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда соңгы бер атна эчендә 27 кешедә ВИЧ-инфекцияне ачыклаганнар. Яр Чаллыда 9, Әлмәт районында 5, Казанда 3, Түбән Кма районында 3, Биектау районында 2, Бөгелмә, Апас, Лениногорск, Саба, Чистай районнарында 1әр кешегә бу куркыныч диагноз куйганнар.

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot