news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә өлкәннәр өчен мәктәп эшли

Биредә хокук белемнәре алырга теләк белдергәнннәр

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Әлмәтнең “Ветеран” социаль-тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен хокук белемнәре мәктәбе эшли башлады.

Татарстанның “Россия пенсионерлары берлеге” иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2015 елда “Хокукый җәмгыятькә биш адым” федераль проекты тормышка ашырыла башлау өлкән яшьтәгеләр өчен хокук белемнәре мәктәбе ачуга этәргеч бирде, дип аңлата “Әлмәт таңнары” басмасы.

Биредә 50дән артык кеше мәктәптә хокук белемнәре алырга теләк белдергән. Беренче дәреснең темасы «Васыять итү хокуклары һәм милек бәхәсләре» дип аталган. Аны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Фәрхәт Сафин үткәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot