Герой исеменә тәкъдим ителеп тә, бу югары исемне ала алмаган татарстанлылар исемлеге ачыкланган

Аларның исемнәре “Татарстан каһарманнары китабы”нда басылачак

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда, Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, әлеге югары бүләккә ия була алмаган тагын 190 кеше ачыкланган. Бу хакта кичә ТР Журналистлар берлеге бинасындагы Журналистика тарихы музеенда “1941-1945 еллардагы татар фронт басмалары: сүз көче” дип исемләнгән конференциядә Казан Кремлендәге “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы” мемориаль музее җитәкчесе Михаил Черепанов хәбәр итте.

Чарада Бөек Ватан сугышында катнашкан журналист Александр Малов, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Хәмзә Бәдретдинов, КФУның социаль-философик фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының массакүләм коммуникацияләр бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Васыйл Гарифуллин, яшь каләм ияләре катнашты.

“Сез, яшь буын, үзегезнең ватандашларыгыз хакында күбрәк сөйләрсез дигән өмет бар, - дип мөрәҗәгать итте Михаил Черепанов. - Безнең яшерер әйберебез юк. Фактларны никадәр күбрәк халыкка җиткерсәк − ватандашларыбыз белән горурланырга сәбәпләр шул кадәр күбрәк булачак. Моңа кадәр дә күп эш алып барылган, сез аны онытмаска тиешсез. Әмма бу эшне дәвам итсәгез иде, чөнки бик күп әйберләр әлегә өйрәнелмәгән. Сезгә, безгә караганда, бәхет күбрәк елмайды, чөнки һәлак булучылар исемлеген күрә алган сез беренче буын. Алай гына да түгел, ул исемлекне интернеттан да табарга була. Сез бүләкләү хакында документларны да таба алачаксыз. Безгә үз вакытында мондый мөмкинлекләр бирелмәде. “Хәтер вахтасы”на кушылуыгызны сорыйм. Ул документларны сугыш ветераннарына хәзер кайтарып булмас инде, аларның күбесе арабызда юк. Туганнарына булса да кайтарып бирәсе иде”, - диде ул.

Шулай ук ул “Татарстан каһарманнары китабы” (”Книга героев Татарстана”) китабын тиздән тәкъдим итү чарасы булачагын да хәбәр итте. Анда Советлар Союзы Геройларының гына түгел, ә әлеге бүләккә тәкъдим ителеп тә, аны ала алмаучы 190 каһарманның исемлеге дә урын алачак. “Матросов батырлыгын кабатлаган 13 каһарманның бары 3се генә Герой исемен алуга ирешә. Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз? Алар да бит амбразурага капланып, иптәшләрен коткарган, әмерне үтәгән, һәлак булган, әмма герой булып таныла алмаган. Сәбәбе — янәшәдә журналист булмауда. Берәү дә вакытында газетага язмаган, ә хәрби җитәкчелек бу хакта белмәгән. Бу — сезнең һәм безнең журналистлык бурычыбыз. Журналисттан башка герой юк. Батырлыклар бар, ә геройлар юк һәм булмаячак та. Шуңа да архивларны өйрәнергә кирәк һәм сезнең төбәктә герой булу-булмау да сездән генә тора. Алабуга районында гына да тагын 3-4 СССР Герое бар. Туган якларында гына булса да аларны батырлар дип атыйк, урамнарга, мәктәпләргә аларның исемнәрен бирик, мемориаль такталар элик”, - дип өндәде Михаил Черепанов.