news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар телендәге атамаларда хаталарны ачыклау буенча конкурс башлана

Узган ел әлеге конкурста җиңүче 2253 хата тапкан.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда рәсми атамаларда һәм татар телендә язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды. Ул 1 марттан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Узган ел „Халык контроле“ мәйданчыгында Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән татар телендәге атамаларда һәм язмаларда, торак йортлардагы урам исемнәре, мәгълүмат такталарында һәм юл күрсәткечләрендәге хаталарны ачыклау буенча конкурс үткәрдек. Конкурс җиңүчесе системага 2253 хәбәр җибәргән, ул шулкадәр хата тапкан. Әлбәттә, алар барысы да төзәтелде», — диде Татарстан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Сабурская шулай ук конкурс шартларында үзгәрешләр турында сөйләде. Конкурста Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) авторизация узган, шулай ук Татарстанның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр җибәргән гражданнар катнаша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100