news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кинотеатрларында Disney үз фильмнарын күрсәтүне туктатты

«The Walt Disney Company» вәкилләре сүзләренә караганда, алга таба компания җитәкчелеге карарны «вазгыятьнең ничек үсүенә карап» кабул итәчәк.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия кинотеатрларында Disney фильмнары күрсәтелмәячәк.

Американың «The Walt Disney Company» компаниясе Россия кинотеатрларында үз фильмнарын күрсәтүне туктата. Бу хакта CNBC телеканалына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Disney белдерүендә, Россиянең нигезе булмаган гамәлләре һәм «коточкыч гуманитар кризис» аркасында, компания «Россия кинотеатрларында фильмнарны, шул исәптән «Pixar студиясенең «Turning Red» [«Я краснею»]) [мультипликацион фильм] премьерасын күрсәтүне туктата». — диелә.

«The Walt Disney Company» вәкилләре сүзләренә караганда, алга таба компания җитәкчелеге карарны «вазгыятьнең ничек үсүенә карап» кабул итәчәк.

Соңрак Американың «Warner Bros студиясе», «Украинадагы гуманитар кризис» аркасында, Россиядә 2 мартка билгеләнгән «The Batman» фильмының премьерасы кичектерелә, дип хәбәр итте.

«Без бу фаҗиганең тиз арада һәм тыныч хәл ителүенә өметләнәбез», — дип белдерәләр компаниядән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100