Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда галим Сурен Мирумянц истәлеге мәңгеләштерелә
Мемориаль тактаны Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнаштырачаклар.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сурен Мирумянц истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Ул атаклы галим яшәгән Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнашачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Мемориаль тактада болай дип язылачак: «Бу йортта 1967-2018 елларда күренекле галим, 1963-1986 елларда Дәүләт гамәли оптика институты директоры булган Сурен Осипович Мирумянц яшәде». Язма рус һәм татар телләрендә башкарылачак.
Сурен Мирумянцев истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт гамәли оптика институты чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз