news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә

Үзгәрешләр Кизнер – Казан, Шәмәрдән – Казан һәм Казан – Кукмара маршрутларына кагыла.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 1 марттан 11 мартка кадәр 6925нче номерлы Кизнер — Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрә. Поезд 20:30 сәгатьтә кузгалачак, билгеләнгән пунктка 22:32 сәгатьтә киләчәк.

2-12 мартта ике шәһәр яны поезды өчен түбәндәге хәрәкәт графигы билгеләнә:

6401нче номерлы Шәмәрдән — Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалачак, 6:36 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6420нче номерлы Казан — Кукмара поезды 6:04 сәгатьтә кузгалачак, 8:57 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе эшли), транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100