news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр эшләре министрлыгы Рөстәм Миңнехановны танылган фильмнар постерына куйган

Ведомствода республика Президентын туган көне белән котладылар.

Яшьләр эшләре министрлыгы Рөстәм Миңнехановны танылган фильмнар постерына куйган
https://www.instagram.com/minmol_rt

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Президентын туган көне белән котлаган һәм Инстаграмда танылган фильмнар постерына Рөстәм Миңнехановны куйган.

«Яз — иҗат өчен иң яхшы вакыт. Шуңа күрә без баш рольдә Татарстан Президенты катнашкан фильмнарның афишаларын күзаллап фантизияне эшкә җиктек», диелгән хәбәрдә.

«Татарминатор», «Форсаж. Татарский дрифт», «Татбоксер» һ.б. фильмнарның постерлары куелган.

1 мартта республика җитәкчесе туган көнен билгеләп үтә.

Элегрәк «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләгәнчә, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмен эш урынында үткәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot