news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия атом электр станциясенең өченче реакторына Владимир Путин нигез салачак

Россия һәм Төркия илбашлары беренче төрек атом электр станциясенең өченче реакторына нигез салуга онлайн катнашачаклар.

(Истанбул, 1 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Мәрсин төбәгендә төзелүче «Аккую» беренче атом электр станциясенең өченче реакторы төзелешенә нигез Россия Президенты Владимир Путин катнашында салыначак. Бу хакта Төркиянең энергетика һәм табигый ресурслар министры Фатих Дөнмәз хәбәр итә.

Министрның телевидение тапшыруында әйтүенчә, нигез салу тантанасы 10 март көнне Төркия илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Россия Президенты Владимир Путин катнашында онлайн тормышка ашырылачак.

«Аккую» атом электр станциясенең беренче реактивы моннан ике ел элек төзелә башлады. Аңа нигез салу тантанасына да Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоган 2018 елның 3 апрелендә Анкарадан онлайн катнашканнар иде. Беренче реакторны Төркия Җөмһуриятенең төзелешенә 100 ел тулган көннәрдә эксплуатациягә бирергә җыенабыз», — дип сөйләде Фатих Дөнмәз.

«Аккую» атом электр станциясе — Россия-Төркия мөнәсәбәтләре тарихында иң зур проект буларак бәяләнә. Ул Россия Федерациясе белән Төркия хөкүмәтләре арасында 2010 елның 12 маенда имзаланган килешү нигезендә төзелә.

«Аккую» Төркиянең Урта диңгез яры буендагы Мәрсин төбәгендә урнашкан, төзелеш эшләре Россия проекты буенча алып барыла. Атом станциясе ВВЭР-120 типындагы реакторлырны үз эченә алган дүрт электр агрегатыннан тора. Аның гомуми төзелеш бәясе — 22 миллиард АКШ доллары. Төркиянең беренче атом электр станциясендә эшләячәк кадрлар, дәүләтләр арасындагы килешү нигезендә, Россия югары уку йортларына укырга җибәрелде. Беренче төркем яшьләр 2018 елда университет тәмамлап, Төркиягә кайтты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100