news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде

Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 1 марттан гариза язмаган очракта Россиядә яшәү минимумыннан азрак керем туры килгән гаиләдәге өч яшькә кадәрге балаларга пособие түләнмәячәк.

Элек процедураны пандемия сәбәпле кыскартканнар иде, пособие автомат рәвештә озайтылды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер балаларына 1 яшь тулган ата-аналарга ташламаны озайту өчен социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук балага ике яшь тулгач та бу процедураны кабатларга кирәк.

Моннан тыш, социаль яклау органнарына һәм Республика Пенсия фондына яшәү урыны үзгәрү һәм пособие түләүне туктата торган башка сәбәпләр турында хәбәр итәргә кирәк. Закон буенча өч яшькә кадәрге балаларга пособиены ел саен, ягъни баланың һәр туган көненнән соң янә рәсмиләштерергә кирәк.

Хәзер төбәктә гаиләдәге бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак керем туры килә икән, өч яшькә кадәрге беренче һәм икенче балага айлык пособие түләнә.

Яшь ярымлык һәр балаларга яшәү минимумы күләмендә пособие түләүне керттеләр.

  •  
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100