Петербург скульпторы Мәҗит Гафури һәм Габдулла Тукайга һәйкәл макеты ясаган

Һәйкәлне элеккеге «Сабах» кибете бинасы янында яисә Ленин исемендәге паркта урнаштырырга уйлыйлар.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Уфада Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафурига һәйкәл куелачак. Скульптура макетын Петербург скульпторы Әхнәф Зыякаев әзерләгән.

Һәйкәлне ике шагыйрь очрашкан урынга - элеккеге «Сабах» кибете бинасы янында урнаштырырга уйлыйлар. Яисә һәйкәл В.И.Ленин исемендәге паркта урын алачак.