news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан хөкүмәтендә кадрлар үзгәреше булды

Үз вазифаларыннан вице-премьер Ленара Иванова һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев китте.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Республика Хөкүмәтендә кадрлар үзгәрешен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

Премьер-министр урынбасары Ленара Иванова вазифадан азат ителде. Вице-премьер итеп БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләнде.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Максим Забелин демография, сәламәтлек саклау, халыкка медицина ярдәмен оештыру, дәүләт гаилә һәм социаль сәясәт, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен алып барачак. Ленара Иванова гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау министры вазифасында кала.

Бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, үз теләге белән Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев вазифасыннан азат ителгән. Вазифаны башкару министрның беренче урынбасары Виктор Жульковка йөкләнгән.

Шулай ук «Башинформ» хәбәр иткәнчә, элек республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк директоры вазифасын башкарган Гөлшат Арсланова Көндәшлек сәясәте буенча республика Дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнгән. Моңа кадәр Радий Хәбиров Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Денис Булатовны вазифасыннан азат итү турындагы указга кул куйган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100