news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия халык санын алуны август ахырында башларга тәкъдим иттеләр

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 23 августыннан 30 сентябренә кадәр булырга мөмкин.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның 23 августыннан 30 сентябренә кадәр уздырырга тәкъдим иттеләр. Карар проектының авторы-Россия Икътисади үсеш министрлыгы, дип хәбәр ителә норматив хокукый актлар проектлары порталында.

«2021 елның 23 августыннан 30 сентябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алуны үткәрергә кирәк», — дип хәбәр ителә документта.

Кайбер ерак районнар өчен киңәйтелгән вакыт — 1 апрельдән 20 декабрьгә кадәр, диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100