Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районы башлыгы зур коймак пешерде
Халык күңел ачулары «Авангард» мәдәни-спорт комплексында узды.
(Яшел Үзән, 1 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районында Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Михаил Афанасьев ПОЗИС предприятиесе оештырган мәйданчыкта зур коймак пешерде. Әзер коймакны ул өлешләргә бүлде һәм райондашларын сыйлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Сәүдә рәтләрендә камыр ризыклары, коймак, шашлык һәм пылау тәкъдим ителде. Сәхнәдә Яшел Үзән балалар һәм өлкәннәр иҗат иткән коллективлар чыгыш ясады.
Коймакларны сатып алу гына түгел, ә теләге булган һәркем пешерергә дә мөмкин иде. Оештыручылар мич, таба һәм камыр тәкъдим итте. Бәйрәмнең күп кунаклары бу мөмкинлектән файдаланды.
Өлкән яшьтәге хатын-кызлар «БлинОК» иң тәмле коймак конкурсында катнашты. Жюри иң тәмле коймак пешерүчене ачыклый алмады. Өстәлдәге конкурс коймаклары белән тамашачылар сыйланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз