news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечня башлыгы: Рөстәм Миңнеханов зирәклеге һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер

Рамзан Кадыров Татарстан Президентын 63 яшьлек юбилее белән котлады.

Чечня башлыгы: Рөстәм Миңнеханов зирәклеге һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер
www.instagram.com

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады. Инстаграмдагы аккаунтында котлау белән бергә ул республика җитәкчесенең эш көннәренә багышланган видеоролик урнаштырды.

«Безне Рөстәм Нургалиевич белән, безнең төбәкләр кебек үк, ныклы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Очрашу барышында без һәрвакыт бәйләнеш нокталарын табабыз, Чечня Республикасы белән Татарстан арасында мәдәни, рухи һәм икътисади элемтәләрне ныгытуның иң нәтиҗәле юллары турында фикер алышабыз», - диде Рамзан Кадыров.

ТР Президенты берничә тапкыр Грозныйга килде, социаль әһәмияткә ия өлкәләрне үстерүдә Чечня Республикасының уңышлары белән шәхсән танышты. Рамзан Кадыров сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов «һәрвакыт киңәш белән ярдәм итәргә, иң мөһим бурычларны хәл итүдә үзенең зирәклеге һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер».

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дорогие друзья! Сегодня день рождения у дорогого старшего БРАТА, Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова @rusminnikhanov . Нас с Рустамом Нургалиевичем, как и наши регионы, связывают крепкие дружеские отношения. В ходе встреч мы всегда находим точки соприкосновения, обсуждаем наиболее эффективные пути укрепления культурных, духовных и экономических связей между Чеченской Республикой и Татарстаном. Рустам Нургалиевич неоднократно приезжал в Грозный, лично знакомился с нашими успехами в развитии социально-значимых сфер. При этом он всегда готов поддержать дельным советом, поделиться своей мудростью и опытом в решении наиболее важных задач. Я искренне поздравляю Рустама Нургалиевича с днём рождения! Желаю счастья, благополучия и успехов в служении Татарстану и нашей общей Родине – России! #Кадыров #Россия #ЧР #Татарстан

Публикация от Kadyrov_95 (@kadyrov._95)

«Мин чын күңелдән Рөстәм Нургалиевичны туган көне белән котлыйм! Татарстанга һәм безнең уртак Ватаныбызга - Россиягә хезмәт итүдә бәхет, иминлек һәм уңышлар телим!» - дип йомгаклады Кадыйров.

Аның котлауларына язылучылар да кушылды.

Бүген, 1 мартта, Татарстан Президенты 63 яшьлеген бәйрәм итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100