Тина Канделаки: Рөстәм Миңнеханов Россияне алга җибәрә торган бар эшкә әзер

«Матч ТВ» генераль продюсеры Татарстан Президентын туган көне белән котлады.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырта һәм Россияне алга этәрә торган яңа технологияләргә басым ясый. Телевидение алып баручысы, «Матч ТВ» каналы генераль продюсеры Тина Канделаки Татарстан җитәкчесе турында шулай дип язган һәм аны туган көне белән котлаган. 

«Рөстәм Миңнеханов өчен электрон документ әйләнешендә, Инстаграм аша кешеләр белән аралашуда, болидлар йөртүдә проблема юк. Ул Россияне алга этәргән һәр эшкә әзер. Рөстәм Нургалиевич,  туган көнегез белән! Сезнең тырышлык белән башкалардан алда Татарстанда роботлар эшли башласа шаккатмыйм», — дип язган Тина Канделаки үз телеграм-каналында.

Ул Татарстан Президенты белән 15 ел чамасы элек танышуын искәрткән. Тина Канделаки СТС телеканалында эшләгән вакытта телевизион холдинг җитәкчесе Александр Роднянский, канал яңартылу сәбәпле, шәһәрләр буенча турне үткәргән.

«15 ел элек үк, Рөстәм Миңнеханов мине шаккатырды, вертолет белән идарә итә, барлык яңа, заманча, үсеш алучы һәм файдалы нәрсәләр белән кызыксына. Андый кызыксынучан, дөньяга, кешеләргә һәм яңа белемнәргә ачык кешене сирәк очратасың. Шуңа күрә аның белән кызык», — дигән алып баручы котлавында.

Татарстан Президенты 62 яшьлеген билгеләп үтә. Иртәдән республика җитәкчесен Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кешеләре котлады. Алар социаль челтәрләрдә видеоролик урнаштырды. Соңрак котлауларга Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыров кушылды.