news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрь иҗатын өйрәнүче китап

Шагыйрь иҗатын өйрәнүче китап

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Казанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы «Мәктәп» нәшрият үзәгендә филология фәннәре кандидаты Фәния Хәсәнованың «Ренат Харис шигърияте» дигән китабы дөнья күрде. Анда татар халык шагыйре Ренат Харисның шигырь һәм поэмалары анализлана, әсәрләрен иҗат итү процессы тикшерелә.

Әлеге басмада шагыйрьнең әсәрләре әдәби агым юнәлеше, иҗат тибы, тематик һәм жанр нисбәтеннән дә карала. Китапның фәнни мөхәррире — филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов. Басма урта мәктәп, гимназия һәм көллият укытучылары, шулай ук югары уку йортлары аспирантлары һәм студентлары өчен файдалы әсбаб булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot