Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Россия табигать күзәтчелегенең яңа лабораториясе ачыла
Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 февральдә, Түбән Камада Россия табигать күзәтчелеге Идел-Кама төбәкара идарәсе бүлегенең һәм Татарстан Республикасы лабораториясе «Лаборатор анализ һәм техник үлчәү үзәге» филиалының яңа бинасы ачыла.
Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова катнашачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бүлекнең яңа бинасын һәм җиһазландырылган лабораторияне ачу Россия табигать күзәтчелеге идарәсенең дәүләт инспекторы һәм лаборатория белгечләренә Түбән Кама сәнәгать үзәгенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда җавап бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз