news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хезмәткәрләрнең күбесен дистанцион эшләүгә күчерергә киңәш иттеләр

Хәзерге вакытта якынча өч миллионга якын кеше читтән торып эшли.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россиянең өч яклы комиссиясе (РТК), коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерү кирәклеген әйтте.

«COVID-19 белән авыручыларның саны арту сәбәпле, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россиянең өч яклы комиссиясе күбрәк хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерергә тәкъдим итә», — диелә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә. Бу хакта РИА Новости яза.

Әлеге документ 2022 елның 28 гыйнварында комиссия утырышында расланган, диелә хәбәрдә. Аннан аңлашылганча, дистанцион режимга хезмәткәрләрнең ничәсен җибәрергә икәнен оешмалар үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып, мөстәкыйль хәл итә.

Россия Хезмәт министрлыгында, бурычларны үтәү тулы күләмдә сакланганда, хезмәткәрне читтән торып эшләүгә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмавын әйттеләр. Читтән торып эшләүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексы белән көйләнә. 

Министрлык мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта якынча өч миллионга якын кеше читтән торып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100