news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев Россияне Бөтендөнья интернет челтәреннән өзү мөмкинлеге булуын әйтте

Иминлек советы рәисе урынбасары сүзләренчә, интернетны өзү очрагы өчен хакимият планы эшләнгән.

Дмитрий Медведев Россияне Бөтендөнья интернет челтәреннән өзү мөмкинлеге булуын әйтте

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Вакыйгалар барышының бер вариантында Россияне Бөтендөнья интернет челтәреннән өзүләре ихтимал, әмма ил хакимиятендә бу очракка гамәлләр планы бар. Бу хакта Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Интернет билгеле бер вакытта барлыкка килде һәм, һичшиксез, идарә итүгә төп хокуклар — Америка Кушма Штатларында. Гадәттән тыш хәл булса, берәрсе башка сыймаслык гамәлләр кылса, интернеттан өзү мөмкинлеге бар», — диде ул.

Элеккеге президент һәм элеккеге Премьер-министр мондый вазгыятьтә эш планы булуын әйтте. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә интернетның Россия сегментына кагылышлы закон булуы турында искә төшерде. Закон автономияле идарә итү мөмкинлеге бирә.

«Хәзер бөтен дәүләт белән идарә итү, бик күп социаль функцияләр интернетка бәйле булганга. Без моны контрольсез калдыра алмыйбыз», — дип аңлатты Дмитрий Медведев.

Иминлек советы рәисе урынбасары сүзләренчә, илне SWIFT халыкара исәп-хисап системасыннан читләштерү куркынычына килгәндә, Россиядә бу очракка банклар арасында мәгълүмат тапшыру өчен система (финанс хәбәрләрен тапшыру) булдырылган. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100