news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале «Очрашулар индустриясе Оскарын» алды

Рейтинг Россия массакүләм мәгълүмат чаралары, форумнар, күргәзмәләр, конгресслар, фестивальләр, чараларны оештыручылар һәм вакыйгалар уздыру урыннары язмаларында искә алулар саныннан чыгып төзелде.

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале «Очрашулар индустриясе Оскарын» алды

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале ел саен үткәрелә торган EFEA Awards Россия вакыйгалар индустриясе премиясенең «Ел вакыйгасы» номинациясендә җиңүче булды.

X Евразия ивент-форумы (EFEA) һәм Event LIVE форумының оештыру комитеты хәбәр итүенчә, EFEA Awards премиясе Россия вакыйгалар тармагының иң яхшысы булып тора, аны телдә «Очрашулар индустриясе Оскары» дип атыйлар. 

Рейтинг Россия массакүләм мәгълүмат чаралары, форумнар, күргәзмәләр, конгресслар, фестивальләр, чараларны оештыручылар һәм вакыйгалар уздыру урыннары язмаларында искә алулар саныннан чыгып төзелде.

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов экспертларга югары бәя биргәннәре өчен, шулай ук 2020 елда зур чара үткәрә алган фестиваль командасына рәхмәт белдерде.

«Без жюрига безнең фестивальне югары бәяләгән өчен рәхмәтлебез. Бөтен командага рәхмәт әйтәм - 2020 елда „Бөек Болгар“ фестивален үткәрү алар тырышлыгы белән мөмкин булды», - диде ведомство җитәкчесе.

Җиде ел дәвамында төрле елларда Петербург халыкара икътисади форумы, Росконгресс фонды, «Экспоцентр» АҖ, ВДНХ, «Круг света» фестивале, «Берингия», Мәскәү финанс форумы һәм башкалар EFEA Awards лауреатлары булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100