news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе Кытайга барлык очышларны туктатты

Авиакомпания якшәмбе көннәрендә Татарстан башкаласыннан Харбинга рейс башкарган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүгенге көннән «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Казаннан Харбинга һәм Кытайга тагын ун рейсны туктатты. Бу хакта авиакомпаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Авиарейслар РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 30 гыйнварындагы күрсәтмәсе нигезендә туктатылган, диделәр матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта Кытай Халык Республикасында булган туристларны кайтару өчен авиакомпания берничә чартер рейс ясарга тәкъдим итә.

«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе Кытайга рейсларга билет алган пассажирларга, штрафларсыз һәм тотып калуларсыз мәҗбүри кире кайтаруны рәсмиләштерергә тәкъдим итә», — дип хәбәр иттеләр компаниядә. Моның өчен пассажирга авиабилет сатып алган урынга мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

«Урал авиалинияләре» 2019 елның октябреннән Харбин — Казан юнәлеше буенча U6-859/860 авиарейсын үти башлаган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019-nCoV коронавирусы таралу сәбәпле, 1 февральдән Россия Кытай белән авиаэлемтәне сизелерлек чикләде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100