news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров: «Россия лидерлары»нда катнашучылар — хакимият өчен кадрлар резервы

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Түбән Новгородта Татарстан вәкилләре катнаша торган идарәчеләр конкурсының ярымфиналын ачты.

Игорь Комаров: «Россия лидерлары»нда катнашучылар — хакимият өчен кадрлар резервы
tatar-inform

(Түбән Новгород, 1 февраль, «Татар-информ»). «Россия лидерлары» конкурсы сәләтле идарәчеләрне ил алдында торган зур бурычларны хәл итүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Түбән Новгородта ярымфинал ярышларын ачу чарасында сөйләде.

«Хакимият органнары, зур предприятиеләр һәм корпорацияләр идарә итү звеносын әзерләү һәм аның киләчәк эше белән кызыксыналар. Сез үз тармакларыгызда һәм эшчәнлекнең күп өлкәләрендә лидерлык позицияләренә ирешә алдыгыз. Конкурска 235 мең тирәсе гариза тапшырылды һәм 3 мең кеше генә ярымфиналда катнашты. Бу сезнең үз квалификациягезне, җитди белем дәрәҗәсен, идарә итү сәләтен күрсәткәнегез турында сөйли», — диде Комаров.

«Сез барлык дәрәҗәдәге идарә өчен җитди кадрлар резервы булып торасыз», — дип өстәде ул.

«Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешма генераль директоры, «Россия лидерлары» конкурсы җитәкчесе Алексей Комиссаров сүзләренчә, быел Идел буе федераль округында яшәүчеләр иң актив катнашучыларның берсе булып чыкты.

«Конкурска һәр бишенче гариза диярлек Идел буе федераль округы төбәкләреннән килде. Безнең округның барлык төбәкләре дә тәкъдим ителгән, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Башкортстан буенча яхшы нәтиҗәләр бар. Әмма барлык субъектларның да лаеклы тәкъдим ителүе куанычлы хәл», — диде Комиссаров.

Конкурс җитәкчесе ачыклык керткәнчә, агымдагы сезон гыйльми дәрәҗәләре булган белгечләрнең күп катнашуы белән аерылып тора. «Безнең 47 галим бар, ярымфиналчыларның өчесе фән докторлары. Якынча 48 ярымфиналчы эшмәкәрлек җәмгыяте вәкилләре, төзүчеләр, инженерлар, дәүләт хезмәткәрләре, атомчылар бар», — дип аңлатты ул.

1-2 февральдә ярымфиналда конкурсантларга үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтергә һәм финалга чыгу өчен тырышырга туры киләчәк. Программада мастер-класслар һәм төрле аналитик эшлекле уеннар каралган. 2 февраль кичендә Идел буе федераль округы финалистлар ачыкланачак. Аларны Сочига конкурс финалына чакырачаклар.

«Россия лидерлары» конкурсын РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешма үткәрә. Конкурс лидерлык сыйфатына һәм идарә осталыгына ия булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100