Менделеевскида элеккеге Башкарма комитет җитәкчесен хөкем иттеләр

Нәтиҗәдә, Менделеевск районы бюджетына 450 мең сумнан артыграк күләмдә зыян килгән.

(Казан, 31 февраль, «Татар-информ»). Менделеевскида ялган документлар белән фатир алган элеккеге Башкарма комитет җитәкчесен хөкем иттеләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 2010 елда Менделеевск районының элеккеге Башкарма комитет җитәкчесе, ялда чагында, Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручының, аңа Менделеевскида эшеннән бер бүлмәле фатир бирү турындагы документларда имзасына охшатып кул куйган.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык кичермәгәнлектән, аның әлеге фатирны алу өчен законлы нигезе булмаган. Соңрак түрә әлеге фатирны хосусыйлаштырган.

Нәтиҗәдә, Менделеевск районы бюджетына 450 мең сумнан артыграк күләмдә зыян килгән.

Ул үз гаебен танымаган. Суд карары нигезендә, элеккеге Башкарма комитет җитәкчесе 1,5 ел гомерен гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.