news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" — республикада иң күп укылган интернет басмалар исемлегендә

Мәгълүмат агентлыгы уникаль укучылар саны буенча да беренчеләр исемлегендә.

"Татар-информ" — республикада иң күп укылган интернет басмалар исемлегендә
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2016 елда Татарстанда интернетта иң күп укылган басмалар исемлегендә “Бизнес онлайн”, “Татар-информ”, “Реальное время”, “Кazanfirst”, “Вечерняя Казань” газетасы сайты тора. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итте.

Уникаль укучылар саны буенча, ай дәвамындагы күрсәткечләргә карап төзелгән исемлектә дә “Татар-информ” икенче урынны били. Беренчедә – “Бизнес онлайн”, өченчедә –“Кazanfirst”, дүртенчедә – “Рrokazan”, бишенчедә “Реальное время”.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot