Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2022 елда беренче бала табиблар гаиләсендә туган
Кызның әти-әнисе Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә эшли.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2022 елда беренче бала табиблар гаиләсендә дөньяга килгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кыз бала Мәскәү вакыты буенча 00.01 сәгатьтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина университеты клиникасында дөньяга аваз салган. Авырлыгы — 2900 грамм.
Баланың әти-әнисе Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә эшли. Кызның әнисе — эпидемиолог, әтисе — анестезиолог-реаниматолог. Бу гаиләдә бер бала (2020 елгы малай) бар инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз