news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәлак булган иптәшләрен искә алды

Очрашу совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә 42 ел тулуга багышланган иде.

Бөгелмәдә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәлак булган иптәшләрен искә алды
http://bugulma-tatarstan.ru/

(Бөгелмә, 1 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә Әфганстан сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәлак булган иптәшләрен искә алды. Очрашу совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә 42 ел тулуга багышланган иде.

«Сугыш күп кенә солдатларның гомерен өзде һәм биредә яшәүчеләрнең тормышын бик нык үзгәртте. Сугыш — берәүгә дә кирәк түгел. Мин чын күңелдән үзебезгә дә, балаларыбызга да сугышның башка беркайчан да булмавын телим», — диде Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов.

Шулай ук ул җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм барысына да корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм теләкләренең тормышка ашуын теләде.

«Без һәрвакыт үз бурычыбызны үтәргә әзер… Бу сугышта без унбиш меңнән артык солдатларыбызны югалттык. Аларны кире кайтарып булмый, әмма алар турындагы хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Барлык ветераннарга сәламәтлек, иминлек һәм анда калган егетләрне онытмавыгызны телим», — диде «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән, «РФ Кораллы көчләр ветераннарының» Бөгелмә бүлеге рәисе Ленар Гәрәев.

Ун елга сузылган сугыш 15 000 совет солдатының, шул исәптән бөгелмәлеләрнең гомерен өзде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100