news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар яңа елның беренче көннәрендә юлларда бозлавык саклануы турында кисәтә

Татарстан территориясендә, аеруча көнбатыш районнарда, юлларда бозлавык сакланачак, шулай ук кайбер районнарда томан булачак.

Синоптиклар яңа елның беренче көннәрендә юлларда бозлавык саклануы турында кисәтә

(Казан, «Татар-информ», 1 гыйнвар). Татарстан синоптиклары 2021 елның беренче көнендә һава шартлары бозылуы турында кисәтә. 1 гыйнварда Татарстан территориясендә, аеруча көнбатыш районнарда, юлларда бозлавык сакланачак.

Шулай ук кайбер районнарда томан булачак. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Иртән -7.-12 градус, көндез -5.-10 градус көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

2 гыйнварда республикада урыны белән кар көтелә. Төнлә -8.-13, көндез -5.-10 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.

3 гыйнварда төнлә бераз кар явачак, кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Төнлә -8.-13, көндез -4.-9 градус фаразлана. Юлларда — бозлавык, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot