news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен янә штрафлар исәпләнә башлый

Covid-19 пандемиясе вакытында кертелгән мораторий 2021 елның 1 гыйнварында гамәлдән чыкты.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә янә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә штрафлар һәм пенялар исәпләнә башлаячак. Шулай итеп, коронавирус пандемиясе чорында халыкның финанс хәлен катлауландырмас өчен вакытлыча кертелгән мораторий гамәлдән чыкты. Бу хактта ТАСС хәбәр итә.

Закон нигезендә, торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен пеня 31 көннән соң исәпләнә башлый. Ә 91 көннән соң аның күләме тагын да арттырыла. Әйтик, кулланучы май-декабрь айлары өчен квитанцияләрне түләмәсә, шул 8 ай эчендә 50 мең сум бурычы җыелса, пеня күләме 3,5 мең сумга җитәргә мөмкин, дип аңлата Гомумроссия халык фронтының «Торак һәм шәһәр мохите» тематик мәйданчыгы эксперты Павел Склянчук.

Аның сүзләренчә, проблема килеп туган очракта, идарәче компания белән бурычларны кичектереп түләү турында килешергә, түләү графигын төзергә була. Шулай ук дәүләттән субсидия алып, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен ай саен гаилә кеременең 22 проценты күләмендә генә түләү мөмкинлеге дә бар.

Идарәче компания бурычлы кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатырга мөмкин, беренче кисәтүне ул 20 көн кала җиткерергә тиеш.

«Гадәттә, икенче кисәтү ясалгач, 10 көннән соң хезмәт күрсәтүне туктата башлыйлар», — дип искәртә «Торак-коммуналь хезмәтләрне контрольгә алу» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Светлана Разворотнева.

РФ Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю 2020 елның апрелендә — 30 процентка, предприятиеләр арасында 45-50 процентка кимегән, әмма җәй көне бу күрсәткечләр яңадан элеккеге хәленә кайта башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100