news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Этнограф Наил Халиков вафат

Наил Альфред улы – археолог Альфред Халиковның улы.

Этнограф Наил Халиков вафат
tataroved.ru

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Тарих фәннәре кандидаты, этнограф ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында һәм Альфред Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәре булып эшләгән Наил Халиков вафат. Бу хакта тарихчы Дамир Исхаков хәбәр итте.

Дамир Исхаков әйтүенчә, ул соңгы елларда яман шеш белән авырган.

Наил Альфред улы Халиков 1951 елда туган. Археолог Альфред Халиковның улы. Диссертацияне «Идел буе һәм Урта Урал татарларындагы игенчелек: тарихи этнографик тикшерүләр» темасына язган. Фәнни җитәкчесе әтисе булган.

Наил Халиков белән хушлашу бүген, 1 гыйнварда, Казанның Сәлимҗанов урамындагы 102нче йортта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100