news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елның беренче көнендә Татарстанда дымлы һәм җылы һава торышы саклана

Республика территориясендә җил секундына 14 метрга кадәр тизлектә исәчәк.

Яңа елның беренче көнендә Татарстанда дымлы һәм җылы һава торышы саклана
архив

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа елның беренче көнендә циклонның җылы секторы йогынтысында Татарстанда дымлы һәм җылы һава булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә бераз кар, урыны белән юеш кар явуы көтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булырга мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгыш юнәлешкә күчүчән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, вакыты белән секундына 14 метр булырга мөмкин. Юлның кайбер участокларында кар көртләре һәм бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Көндез һава температурасы -4...+1 градус булачак. Метеорологлар фаразлары буенча атмосфера басымы артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100