news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2020 елда беренче булып малай туган

Бала 1 гыйнварда 00.01 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында дөньяга килгән.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында беренче булып малай дөньяга килгән. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа елда беренче булып Казанда яшәүче гаилә ишәйгән.

Баланың авырлыгы 3566 грамм, буе 54 сантиметр.

news_right_1
news_right_2
news_bot