Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда унөч меңләп кеше WorldSkills-2019 чемпионатында волонтер булырга тели
Ярдәмчеләрне сайлап алу мартта тәмамлана һәм эшче һөнәрләр чемпионатында эшләргә 3500 мең волонтердан торган команда оештырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). WorldSkills-2019 Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында волонтер булып катнашу өчен 13 меңнән артык кеше гариза биргән. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
“Волонтерларны сайлап алу белән Россиянең төрле шәһәрләрендәге 15 ресурс үзәге шөгыльләнә. Ярдәмчеләрне сайлап алу мартта тәмамлана һәм эшче һөнәрләр чемпионатында эшләргә 3500 мең волонтердан торган команда оештырылачак”, - диде Лилия Галимова.
3500 кеше волонтер итеп сайлап алыначак, диде ул. Аларның 85 процент чамасы Татарстан волонтерлары булачак.
“Бездә иң яхшы волонтерлар мәктәбе. Алар барысы да төрле чараларда катнашу тәҗрибәсенә ия. Россиянең башка субъектларыннан 400 волонтер, тагын 100 ярдәмчене чит илләрдән җәлеп итәчәкләр”, - диде Казан Кремле вәкиле.
- 22-27 августта Казанда Һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты узачак. “Казань Экспо” ярышлар өчен төп мәйданчык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз