news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочида пилотсыз очкыч калдыклары төшү аркасында бер хатын-кыз һәлак булган

Сочида Украина пилотсыз очкычы калдыклары төшү нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, тагын бер хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Краснодар крае оператив штабы Telegram-каналда хәбәр итте.

Анда билгеләп үтүләренчә, хатын-кыз шунда ук һәлак булган, ә икенчесен хастаханәгә озатканнар.

Гадәттән тыш хәл булган урында махсус һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot