news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида Көньяк Сабан туена Россиянең егермедән артык төбәгеннән делегация килде

Сочида Көньяк Сабан туена Россиянең егермедән артык төбәгеннән делегация килде
Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Кичә Сочида V Көньяк Сабан туе башланды. Адлер мәдәният һәм ял паркына Россиянең 21 төбәгеннән кунаклар һәм делегация килде. Бәйрәмне Яшел Үзән районы оештырды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.

Татарстан Рәисенең сәламләү хатын Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров укыды. «Быел бу беренче Сабантуй. Россиянең 62 төбәгендә һәм 39 чит илдә барлыгы 399 Сабантуй уздыру планлаштырыла», — дип билгеләп үтте Шакиров.

Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнаша. «Көньяк Сабан туе – бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче яхшы традиция. Бишенче юбилей Көньяк Сабан туен без Сочида уздырабыз. Хезмәттәшлек өчен Бөтендөнья татар конгрессы, Сочи шәһәре администрациясе, «Сочи татарлары» оешмасы һәм бүген безнең белән булган барлык кунакларга рәхмәт белдерәм», - диде ул.

Концерт татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Рөстәм Насыйбуллин, «Зәкәрия» фолк-төркеме, «Бәрмәнчек» ансамбле һәм Яшел Үзән коллективлары катнашында узды.

Программада шулай ук традицион уеннар, милли көрәш, мастер-класслар бар. Кунаклар өчен бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге музей күргәзмәсе корылган.

  • Былтыр IV Көньяк Сабан туе Ставрополь краеның Ипатов районы Кече Барханчак авылында узды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100