Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сочида «Гаспралы укулары»нда татар халкының рухи һәм тарихи кыйммәтләре темасы күтәрелде
Сочи шәһәрендә «Гаспралы укулары» VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Конференция быел «Россиянең рухи нигезләре һәм Җиңүнең 80 еллыгын билгеләү — мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне саклау» темасына багышлана. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм Сочи шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы оешуына 30 ел тулуга туры китерелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, ветераннар һәм геройлар катнаша. Конференцияне ачып җибәрүчеләр арасында абруйлы кунаклар чыгыш ясаган.
РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, профессор, доктор Дамир Мөхетдинов конференциянең әһәмиятен билгеләп узган.
«Гаспралы укулары — бу рухи багланышларны ныгыту, тарихи хәтерне саклау мәйданы. Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында без мөселман халкының ил язмышындагы ролен бәяләп, яшь буынга үрнәк күрсәтергә тиешбез»,— диде ул.
Бөек Ватан сугышы ветераны, 1945 елда Җиңү парадында катнашкан полковник Үмид Губаев яшьләргә мөрәҗәгать итте.
«Без күрсәтергә тиешбез — татарлар нык, бердәм, көчле халык. Җиңү булды, һәм ул һәрвакыт булачак!», – ди ул.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул татар халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен, фронттагы һәм тылдагы батырлыгын искәртте һәм хәзерге буын өчен патриотик тәрбиянең әһәмиятен билгеләде.
«Әлеге чаранын жирле мөселман дини оешмасынын 30 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган булуы аның әһәмиятен тагын да арттыра. Безнең традицион кыйммәтләр, патриотизм һәм тарихи хакыйкать хакында алып барган сөйләшүләр үсеп килуче буынны үткәнебезгә хөрмәт һәм киләчәбезгә өчен җаваплык рухында тәрбияләүгә нигез булыр дип ышанабыз», – ди ул.
Россия Федерациясе Герое, очучы, гражданнар авиациясе капитаны Дамир Йосыпов та үзенең гаилә тарихы аша милли бердәмлекнең кыйммәтен ассызыклады.
«Әгәр Бөек Ватан сугышының тарихына әйләнеп кайтсак — 27 миллион кеше һәлак булган. Алар төрле милләттән булган. Минем бабай 1941 елда Польшада хезмәт иткән, беренче көнне үк әсирлеккә эләккән, ике тапкыр качып, батырларча каршы торган», – дип сөйләде ул.
Конференция эше дәвамында катнашучылар рухи бердәмлек, тарихи хәтер, мәдәни мираска сак караш кебек темаларны асызыкладылар, илебез һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык хисен уртаклаштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз