Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сочида бөтенроссия милли көрәш ярышлары узды
21 декабрьдә Сочи шәһәрендә бөтенроссия көрәш ярышлары узды. Турнирда Россиянең җиде төбәгеннән – күбесенчә көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларыннан, шулай ук Татарстан Республикасыннан 60тан артык спортчы катнашты. Көрәшчеләр дүрт үлчәү категориясендә бил алышты. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә
Ярышларны оештыру һәм уздыру өчен Сочига Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов җитәкчелегендә Россия Көрәш федерациясе делегациясе килде. Делегация визиты кысаларында эшлекле киңәшмә үткәрелде, анда 2026 елда эре спорт чараларын уздыру турында фикер алышу узды.
Киңәшмәдә Сочида Көньяк Сабан туе кысаларында Көрәш буенча бөтенроссия ярышлары 2 майга, Абхазиядә узган беренче халыкара Сабантуй кысаларында Көрәш буенча халыкара ярышлар 3 июльгә билгеләнде. Әлеге чаралар Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырыла, алар Россия Федерациясе Спорт министрлыгының календарь планы проектына кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз